Әй, хатын-кыз, нинди гаҗәеп бер,
Ачылмаган олы сер синдә?!
Чыра тотып әгәр эзләсәң дә,
Сиңа тиңнәр булмас бу җирдә.
Син булмасаң, яшәү яшәү түгел,
Әгәр китсәң, күңел сагына.
Яше, карты, олы, кечесе дә,
Барысы да Сиңа табына.
Ходай сине иң матур зат иткән,
Сокланырлык синең чибәрлек.
Горур йөргән ир-ат затының да,
Йөрәкләрен әсир итәрлек.
Сиңа кемдер назлап "Әни" дия,
Кемдер сиңа гашыйк, ярата.
Тик барыбер һәрбер кешедә дә,
Җылы хисләр сиңа карата.
Синдә генә куллар назлырак ул,
Синдә генә нурлы күзләр дә.
Йөрәкләргә майлар булып ята,
Тик син генә әйткән сүзләр дә.
Кайчак сине аңлау авыр була,
Кара урман синең күңелең.
Барыбыз да бер әйберне аңлый,
Синсез яшәү яшәү түгелен.
Әй, хатын-кыз,
Ирме, кызмы, олы, кечеме ул,
Барына да тормыш бирәсең.
Сүзең белән, бар булмышың белән,
Бәхетле дә итә беләсең.
Син үзең дә бәхетләргә лаек,
Чынга ашсын барлык теләгең.
Никадәрле көчле күренсәң дә,
Янда булсын тормыш терәгең.
Мәңге шулай матур булып яшә,
Соклансыннар олы-кечесе.
Син генә ул шушы дөньяларның,
Иң кирәкле, газиз кешесе.
Гөлчәчәк Хөснуллина